Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда бәйрәм хөрмәтенә 100 меңгә якын лалә үстергәннәр

Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсендә хәбәр итүләренчә, шәһәрдә төрле төстәге 96 700 чәчәк үстерелгән.

Барлыгы  ак, кызыл, сары, алсу кызгылт-сары төстәге 13 сорт чәчәк утыртылган. «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесендә үткәрделәр. Продукция җитештерү һәм сату бүлеге начальнигы Елена Чемерчева билгеләп үткәнчә, моңа кадәр мондый сортларның утыртылганы булмаган. 
"Барлыгы 13 сорт үстерелгән. Алар барысы да гибрид. Лаләләр сабакның биеклеге һәм чәчәкнең зурлыгы белән аерылып тора. Гомумән, бәйрәм көнендә шәһәр халкы үзләренең кадерле хатын-кызларын яңа төр чәчәкләр белән сөендерә алалар», – дип хәбәр иттеләр идарәдә.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ