Логотип Магариф уку
Цитата:

«Черек күл» паркында игезәкләр фестивале

Бүген Казанның «Черек күл» паркында игезәкләрнең «Икеләтә бәхет» фестивале узачак. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана. Чара «Мәдәни чәршәмбе» проекты кысаларында үтә, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетын...

Бүген Казанның «Черек күл» паркында игезәкләрнең «Икеләтә бәхет» фестивале узачак. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана. Чара «Мәдәни чәршәмбе» проекты кысаларында үтә, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе.
Катнашучыларны коры пастель белән диңгез пейзажлары рәсеме буенча мастер-класс, актёр-клоун Руслан Риманас һәм фокусчы Әнәс Хәлиуллин чыгышы, шулай ук Blackwood акустик дуэтының музыкаль номерлары көтә. Кичә «Няньки» фильмын күрсәтү белән тәмамланачак.
Иҗади программага игезәкләр кушыла ала. Моның өчен номер әзерләргә, аны видеога төшерергә һәм bashirovaalina17@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк. Бүләкләр һәм призлар уйнату планлаштырыла. Керү ирекле.

Фәния Лотфуллина


Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ