Логотип Магариф уку
Цитата:

Елның иң яхшы яшь галимнәре

Ел саен «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галим» исеме белән үткәрелеп килүче конкурс үз өлкәсендә эшләүче яшь белгечләргә югары үрләр яулауда зур этәргеч булып тора.

2023 елда игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча 21 галим  һәм аспирант  җиңүгә иреште.

«Бу конкурста дүртенче тапкыр катнашуым, бу юлы  мин җиңүгә ирештем. Әлбәттә, монда минем белән бергә әлеге проект өстендә эшләгән коллегаларымның өлеше дә зур», – дип белдерде «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы  яшь галим» номинациясендә абсолют җиңүче булган Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге өлкән фәнни хезмәткәре,  физика-математика фәннәре кандидаты  Андрей Камашев.

Конкурста техник фәннәр өлкәсендә Казан дәүләт энергетика университетыннан Тимур Петров, социология гуманитар  фәннәр өлкәсендә абсолют җиңүче булып  Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты доценты, экономика фәннәре кандидаты Диләрә Габдрахманова танылды. 

Конкурста катнашучылар арасыннан иң яхшы 9 аспирант махсус номинацияләрдә  җиңүче булды. Аларның һәркайсына акчалата премия һәм дипломнар  тапшырылды. 

Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ