Логотип Магариф уку
Цитата:

Фонтанны кыштан әзерлә

Җәйгә керү белән кайбер фонтаннарның ел да ташландык хәлдә торуын күреп күңел әрни.

Казан халыкара чаралар уза торган үзәккә әйләнеп барган бер чорда «кунаклар ни дип әйтер» дип тә уйлыйсың. Мондый очрашуларда катнашучыларның күзенә фонтаннар күзгә ташланмас ташлануын. Чал шәһәрнең матурлыгы белән хозурланырга  килүче туристлар һәм шәһәр халкы өчен кирәк ул фонтаннар.

 

Казан хакимияте шәһәребездә ремонтка мохтаҗ булган 11 фонтан барлыгын ачыклаган. Болар Горький, Тинчурин исемендәге, Крылья Советов, Петров паркларында, Белинский, Әпсәләмов, Дан, Истанбул скверларында, Лядский бакчасында, Совет мәйданындагы купшы су сиптергечләр икән. Белгечләр исәпләвенчә, аларны төзекләндерү шәһәр бюджетына  15 миллион сумга төшәчәк, подрядчы оешмалар бу эшне 31 августка кадәр тәмамларга тиеш булалар. Димәк, аның матурлыгын башкалабыз кунаклары тагын бер елдан соң күрә алачак. 

 

Альберт САБИР     

Фото архивтан алынды 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ