Логотип Магариф уку
Цитата:

Фэн-шуй буенча кишәрлек сайлау

2022 ел Россиядә шәхси йорт төзү күләме тарихта күрелмәгәнчә зур дәрәҗәгә җиткән.

 Күп кенә аналитиклар халыкның үз йортында яшәү теләге артуы һәм мөмкинлеге булган һәркемнең хыялын тормышка ашырырга омтылуы турында язалар. Бүген без фэн-шуй турында сөйләшүне әнә шул күзлектән карап дәвам итәрбез. Үз хыялыңдагы өйне торгызу өчен, аны утыртасы кишәрлекне ничек сайларга? Хәзер бу мәсьәләдә беркем дә кайда урын бар – шунда куярбыз, дигән принциптан чыгып эш итми. Кемдер өлкәннәр тәҗрибәсенә таяна, кемдер фэн-шуй тәгълиматына нигезләнә. Соңгысы бигрәк тә үзләренә урынны шәһәр читендә эзләүче кала кешеләренә кагыла.
Әйдәгез, эшне кишәрлек сайлаудан башлыйк. Монысын өйдән чыкмыйча да эшләп була. Картадан карап, күп нәрсәне белергә мөмкин: якын-тирәдә шәһәр чүплеге, завод, башка техник корылмалар, зират, терлек чалу урыннары юкмы? Киләчәк төзелешләренең планын ачыклый алсагыз, бигрәк тә әйбәт. Ул тирәдән магистраль юл уздырырга яки булган юлны киңәйтергә җыенмыйлармы? Су чыганаклары – диңгез, күл, буа, елгаларның булу-булмавын да күздән ычкындырырга ярамый. Сулык йортка никадәр якынрак урнашса, аның тәэсире дә шуның кадәр көчлерәк булачак. Әлбәттә, сез кызыксынган җирләрнең тарихын белү дә бик әһәмиятле. Элегрәк кешеләр һәм терлекләр күмелгән төбәктә Ци энергиясенең бәхетле яшәүгә тискәре тәэсир итүче көчләре туплана.
Сайланган урынга килгәч, аның рельефына, Ша дип аталучы нәрсәләргә – югары көчәнештәге электр линияләре, кәрәзле телефон манаралары, асылынып торучы чыбыклар, пычрак сулыклар, каберлекләр, төзелеп бетмәгән биналар, ташландык парклар яки авып-түнеп яткан агачлыклар булу-булмауга игътибар итәбез. Тирә-як мохит, биналарның төзелеше һәм шулай ук йортның планы анда яшәячәк кешеләргә көчле тәэсир итә. Кишәрлек сайлаганда, аның форма ягыннан төзек, тигез булуы мәслихәт. Йортның арткы ягындагы җирнең түбәнәеп китүе файдага түгел. Йортны агачлык эченә, сазлык өстенә утырту шулай ук хупланмый. Дөрес сайланмаган кишәрлек үрнәкләре:
                                                 
Ә хәзер аның дөрес вариантын карап узыйк. Кишәрлектә йортны уңайлы һәм уңышлы итеп урнаштыруны төрле тереклек символлары аша аңлатырга була. Менә карагыз: алда күккә күтәрелергә әзерләнүче феникс кошы. Бу йортның фасады, ягъни йөзе. Өй каршындагы киңлекнең ачык булуы бик әһәмиятле: ул балалар һәм оныкларның киләчәктәге һәрьяклы үсешен билгели. Кайберәүләр, үзләрен тышкы авыштан араларга теләп, агач «дивар» үстерәләр. Ләкин шуны онытмаска кирәк: дөньядан качу сезнең мөмкинлекләрегезне томалый.
Өйнең сул ягын дракон белән чагыштырырга мөмкин. Ул ир кешенең энергиясе, аның актив тормыш алып баруы һәм оешканлыгын гәүдәләндерә. Сул як исә, киресенчә, хатын-кыз йомшаклыгы һәм зирәклегенә тәэсир итә. Ир-ат һәм хатын-кыз энергияләренең баланста, ягъни тигезлектә булуы яхшы. Чамасыз активлык зыянлы булган кебек, тиешледән артык пассивлык та файдага түгел.
Өйне урнаштырганда, кишәрлекнең алгы өлешендә дә, арткысында да ачык мәйдан калдырылуга илтифат итегез. Алар, бер чама булса, бик әйбәт. Әгәр алгы як иркенрәк булып, арткы як кысынкы икән, әлеге йортта иң зур игътибар балаларга юнәлтелеп, өлкән буын турында кайгырту читтәрәк кала дигән сүз. Моның киресе күзәтелсә, монда сүзләр һәм уйларда үткән заманнар турындагы истәлекләргә өстенлек бирелүе, ә бүген һәм хәзер яшәргә кирәклеген онытулары күзәтелергә мөмкин.
Фэн-шуйның төп идеясе Ци энергиясен өйдә яшәүчеләрнең тормышы рәхәт, бәхетле булырлык юнәлешкә юнәлтүдән гыйбарәт. Энергия үзе ишектән һәм тәрәзәләрдән керә. Шунлыктан керү-чыгу юлларына аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, ишекнең үлчәме бинаның зурлыгына һәм анда яшәүчеләрнең санына туры килсә, әйбәт булачак. Аның тарлыгы сезнең мөмкинлекләрне кысрыклавы бар. Әгәр тормыш агышы тукталып калгандай тоелса карап алыгыз: бәлки ишек шыгырдап ачыла, яки аның артына аяк киемнәре, тартмалар куелгандыр. Ишек ачылуга бернәрсә комачауламаска, аның каршындагы мәйдан буш һәм якты булырга тиеш. Әгәр баскычыгыз чиста һәм аның ян-ягы чәчәкләр белән каймаланган икән, андый йорт хуҗаларны да, кунакларны да үзенә дәшеп торачак.

Айгөл Әхмәтшина
Автор һәм Фәния ЛОТФУЛЛИНА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ