Логотип Магариф уку
Цитата:

Гади генә формула

Сезнең гәүдә авырлыгы күпме? Артык авырлыгың барлыгын ничек белергә?

Моның гади генә формуласы бар, ул гәүдә авырлыгының индексын ачыклауга юнәлтелгән, дип яза "Кызыл таң".

Ул түбәндәгечә: гәүдә авырлыгы озынлыгыңның (метрларда) квадратына бүленә. Мәсәлән, авырлыгың – 65 килограмм, буең 1,76 метр булганда, ул болай исәпләнелә: 65 : (1,76×1,76) = 20,98, ягъни  нормаль авырлык.

Гәүдә массасы индексының нормативлары түбәндәгечә:

18,5 кә кадәр – артык ябыклык, авырлык дефициты;

18,5-24,9 – нормаль авырлык;

25-29,9 – артык авырлык, симезлек авыруы алдындагы хәл;

30-34,9 – 1 нче дәрәҗәдәге симерү авыруы;

35-39,9 – 2 нче дәрәҗәдәге симерү авыруы;

40 тан артса – 3 нче дәрәҗәдәге симерү авыруы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ