Логотип Магариф уку
Цитата:

Гает намазы сәгать ничәдә укылачак?

Иртәгә, 24 июнь - рамазан аеның соңгы көне. 25 июнь - Ураза гаете. Бу көнне республикабызның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы укылачак. Ул кояш чыгып ярты сәгать үткәч укылырга тиеш. Мәсәлән, Әгерҗе...

Иртәгә, 24 июнь - рамазан аеның соңгы көне. 25 июнь - Ураза гаете. Бу көнне республикабызның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы укылачак. Ул кояш чыгып ярты сәгать үткәч укылырга тиеш. Мәсәлән, Әгерҗе районында бу көнне кояш 02.38 сәгатьтә чыга, гает намазы – 03.08дә. Чүпрәле районында  кояш 03.13 сәгатьтә чыга, ә намаз – 03.43тә.  


IMG_5714


Казанда бәйрәм намазын 03.29 сәгатьтә укыячаклар. Бары тик башкаланың Кол Шәриф мәчетендә генә бераз соңрак укыла. Әлеге гыйбадәт йортында бәйрәм намазы 04.00 сәгатьтә башлана. ТР мөселманнары диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, Кол Шәриф мәчетендәге бәйрәм чарасы "Татарстан - яңа гасыр" каналыннан турыдан-туры трансляцияләнәчәк.


Фоторәсемнең чыганагы: http://dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ