Логотип Магариф уку
Цитата:

«Горизонт-2100» халыкара конкурсы җиңүчесе Түбән Камадан

Хыялланырга һәм шул хыялларын чынга ашырырга кем генә яратмый икән?!

Бигрәк тә студент яшьләр арасында. Химиклар каласы саналган Түбән Камадагы махсус урта һәм югары уку йортларында гыйлем эстәүче студентлар арасында да бихисап алар. Һәм менә эзләнүчән, «тиктормас» укучы яшьләр мәнфәгатен күздә тотып, «Горизонт – 2100» дигән халыкара фәнни-фантастик эшләр конкурсы үткәрелеп киленә. Аның быелгысында Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африка, Латин Америкасы, Европа Советы, Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә кергән 65 илдән 636 студент егет һәм кыз катнашырга заявка бирде. Һәркайсы үзләре тәкъдим иткән фәнни идеяләрне, гипотеза һәм фәнни-фантастик күзаллауларны 2100 елга якынлашканда креатив эзләнүләр юлы белән ничек башкарырга җыенуын үзенчә исбатларга тырышкан.
Нәтиҗәдә Түбән Камадагы агросәнәгать көллияте студенты Максим Красноперов яшьләрнең халыкара фәнни-фантастик эшләре конкурсының «Социумның киләчәге» номинациясендә «Юкка чыгу чигендә мәхәббәтнең киләчәге» дигән фәнни-фантастик эше белән 1 нче урынга лаек булды.

Таһир САБИРҖАНОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ