«Ялкын»ның ноябрь саны презентациясе: «ЯЛКЫН». ЯҢАРЫШ. IT
«Ялкын» яңа гасырына аяк баса: яңа җитәкче, яңа команда һәм яңа сан да яңарышка багышланган дип хәбәр итә журнал редакциясе.
Ноябрь санында – Иннополиска сәяхәт, Балалар IT-паркындагы мөмкинлекләр, киберспорт юнәлеше, нейросеть белән куллану, музыка өлкәсендәге яңалыклар. «Ялкын»лылар болар белән журнал битләрендә генә таныштырып калмыйча, белемнәрне практикада ничек кулланырга икәнен күрсәтәчәкләр.
Программада роботлар көрәше, Scratch DJ School шәкертләреннән дискәтүк, VR дөньясы белән танышу, тәмле сюрпризлар, IT-юнәлеше белән бәйле остаханәләр (телеграмда бот ясау, ясалма фәһем белән кулланырга өйрәнү, «Акыллы өй» төзү серләре) булачак.
Чарага теркәлгән катнашучылар арасында партнерлардан колонка, наушниклар, powerbank һәм башка шәп бүләкләр уйнатачаклар.
Урын, адрес, вакыт: 9.11 | 14:30 | Балалар IT-паркы (Спартаковская ур., 2)
Теркәлер өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/u/6721eb78068ff047de9168d1/
Виджет фотосы: freepik.com
Комментарийлар