Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яр Парк» төзеләчәк

Казансудан биек дамба белән аерылып торган «Кырлай» паркы урынына Казанның җәмигъ мәчетен төзүне җир асты сулары булуга сылтау итеп туктаттылар.

Изге урын  буш тормас анысы, нәрсә дә булса төзелер. Соңгы елларда Казансу зонасында төзү-төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Кремль янәшәсендәге күңел ачу-ял үзәге, коттеджлар шәһәрчеге, Милли китапханә, Кытай вәкиллеге бинасы, «Урам» паркы  шәһәргә ямь өстәп тора. Быел октябрь аенда узачак БРИКС саммиты уңаеннан Миллениум күпере янәшәсендә кунакханәләр комплексы калкып чыгачак. 


 Казансу буенда төзеләчәк заманча биналар исемлеген дәвам итәргә була, Сибгат Хәким урамының бер ягы – яр буйлары буш. Монысы да – вакытлы күренеш, тагын ун елдан соң аны да танымассың. Мәскәү-Сити кебек бездә Казан-Сити да кирәк. Яңа төзеләчәк «Яр Парк» комплексына да тиңнәр булмас диләр.  Бу күп функцияле эшлекле һәм туристлык үзәгенең беренче чиратын 4 ел эчендә аякка бастырырга уйлыйлар. Анда 235 номерга исәпләнгән 14 катлы 5 йолдызлы кунакханә, 9 төрле категориядәге кунак бүлмәләре, 600 квадрат метрлы һәм бассейнлы Россиядә иң зур булган «Президент люкс» номеры, 110 урынлы конференц-зал, бизнес-үзәк, мең кеше сыешлы конгресслар бинасы, 24 мең квадрат метрлы машина кую урыны булачак. Моннан тыш, биредә фитнес белән шөгыльләнү өчен махсус зона, күңел ачу урыннары, амфитеатр, ресторан һәм төнге барлар булачак. Бу максатларда якынча 28,7 млрд сум акча тотылачак дип саный белгечләр. Комплексны төзү 2030 елга кадәр Казанның үсеш стратегиясе планына да туры килеп тора. 


Шуны да искә төшерик: Казансу буенча җәмигъ мәчете төзеләчәк территориянең план-проект эшләренә республика бюджетыннан 12,8 млн сум бүленгән иде.     
   

Альберт САБИР   
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ