Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ярдәм» фонды күрмәүчеләргә ярдәм итә

Казандагы «Ярдәм» мәчете шул исемдәге хәйрия фонды белән берлектә мохтаҗларга һәм күрмәүче мөселманнарга дистә елдан артык үз ярдәмен күрсәтеп килә.

Бигрәк тә төрле милләттән булган күрмәүче кардәшләребезгә Коръән өйрәтү, алар өчен изге китапны махсус Брайль шрифты белән эшләп бастырып чыгаруы зур әһәмияткә ия. Әлеге фонд Россиядә бу эш белән шөгыльләнүче бердәнбер оешма булып санала. Шуңа да аларның бу юнәлештәге эшчәнлеге чит ил мөселманнарында да зур кызыксыну уята.  Соңгы елларда биредә Малайзия, Бангладеш, Индонезия илчеләре булып киткән, быел БРИКС саммиты вакытында да очрашулар көтелә.  


2023 елда «Ярдәм» хәйрия фонды Брайль системасы буенча «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабын рус телендә бастырып чыгарды. Алар моңа мохтаҗ булган Чечня, Дагстан, Ингушетия, Башкортстан, Татарстан төбәкләрендә яшәүче мөселман кардәшләребезгә һәм китапханәләргә җибәрелгән. Киләчәктә  бу басманы татарча чыгару күздә тотыла, дип белдерде әлеге фонд президенты Илһам Исмәгыйлев «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда.  


Альберт САБИР
Фото архивтан алынды 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ