Логотип Магариф уку
Цитата:

Ясалма фәһем татар тормышын үз итәрме?

Киләчәктә, татар теле ясалма интеллект кулланылган өлкәләрдә төп телләрнең берсе булып таныла ала. Моның өчен безгә телебезне цифрлаштыруда һәм яңа технологияләр белән баетуда дәвамлы рәвештә эшләргә, шул исәптән халыкара аренада татар телен пропагандалау өчен чаралар күрергә кирәк.

Әлеге фикер Республика Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында яңгырады.  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышта «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов ясалма фәһем турында  чыгыш ясады.

Ясалма фәһем тормышыбызга үтеп керде. Бигрәк тә яшьләр аудиториясендә зур популярлык казанды. Мәкаләләр, видеолар, фильмнар, китаплар, комикслар рәсемнәр һәм тавыш язмаларын төрле телләрдә ясау мөмкинлеге туды.
–    Беренче чиратта, ясалма интеллектның ничек эшләвен аңлау мөһим. Ул ике төп компоненттан тора: датасетлар һәм модельләр. Датасетлар — бу зур күләмдә әзерләнгән, төгәл форматтагы мәгълүмат, ә модельләр — ул технология, ясалма интеллектның "баш мие", ягъни аның инструкциясе һәм төп программасы. Гади итеп әйткәндә, датасетлар — бу китаплар, ә модель — ул китапларны өйрәнә торган баш мие.

Дөньякүләм ширкәтләр ясалма интеллект технологияләренә миллиардлаган долларлар сарыф итә, ләкин боларның файдасы татар теленә килеп җитми. Чөнки аларның куллана торган мәгълүмат базасында татар теле юк яки бик аз. Шул ук вакытта бу дөньяның алдынгы модельләре татар теленнән дә кечерәк булган кайбер телләрдә (эсперанто, каталон, эстон һ.б.) бик яхшы эшли һәм бу ул телләрнең базасын ачык булуын күрсәтә, – ди Райнур Хәсәнов. 

Әлеге өлкәдә Татарстан Фәннәр академиясе, Гамәли семиотика институты саллы гамәлләр башкара. 

Райнур белдергәнчә, бу  – бик тиз үсүче динамик өлкә. Бер институт көче белән генә алга китү мөмкин түгел. Телебезне цифрлаштыруда активистларның да, дөньякүләм ширкәтләрнең дә, башка бизнесларның да, фән эшлеклеләренең дә, мәдәният волонтерларының да эш алып баруы кирәк. 
Ягъни бу процесска тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итү мөһим, чөнки телнең цифрлаштырылуы — уртак максат.

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ