Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләргә психологик-педагогик ярдәм бушлай күрсәтелә

Әлеге сан, 2022 ел белән чагыштырганда, 22 % ка күбрәк.

Татарстанда психологик-педагогик ярдәм сорап, 17 меңнән артык яшьләр мөрәҗәгать иткән, бу хакта Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

 

Әлеге сан, 2022 ел белән чагыштырганда, 22 % ка күбрәк. Мөрәҗәгать итүчеләр шәхси проблема, аралашу һәм үзара мөнәсәбәтләр белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук психодиагностик тикшеренүләр белән шөгыльләнгәннәр.


Белгечләр раславынча, психологик-педагогик ярдәм үзәкләре 100 меңгә якын кешене төрле эш формалары белән колачлый. Шәхси мөрәҗәгатьләрдән тыш, төркемнәрдә эш, социаль-реабилитация, методик һәм мәгълүмати-агарту эшчәнлеге алып барыла.

 

Онлайн-форматта да  төрле формадагы ярдәм күрсәтелгән.  Шунысы мөһим: Татарстан  яшьләре, бушлай квалификацияле психологик ярдәм сорап, Казан, Чаллы, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендәге балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала.

 

Аларда төркем дәресләре, шәхси консультацияләр, шулай ук психокоррекция эше алып барыла, дип яза Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайты.


Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ