Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе»

Беренче тапкыр китап 10 ел элек Пензада дөнья күрә.

Казанда яңа басма «Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе» тәкъдим ителде.
Габдерәүф хәзрәт Зәбиров төзегән «Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе»нең дүртенче басмасы рус телендә дөнья курде. Автор хәбәр иткәнчә, аның туган өлкәсе Пензада татарларның барысы да туган телендә укый алмаганына күрә, китап рус телендә чыгарылды.
«Шулай ук мәктәпләрдә татар теле өйрәнелми, ләкин  китапның татар варианты да нәшер ителәчәк», – диде автор.
Зәбиров билгеләп үткәнчә, беренче тапкыр китап 10 ел элек Пензада дөнья күрә.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев искәрткәнчә, әлеге китап форматы буенча энциклопедия түгел, ләкин тупланган мәгълүмат күләме буенча, һичшиксез, аны энциклопедия дип атап була. «Кешене ислам буенча берәр сорау борчый икән, ул аңа җавапны шуннан таба ала», – диде Искәндәр Гыйләҗев.

РА ТАТМЕДИА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ