Испания галиме Чуашстандагы татар мәктәбенә шаккаткан
Испания галиме Эктор Алос-и-Фонт Чуашстанда зур фәнни тикшеренү үткәргән. Аның нәтиҗәләре белән галим бүген «Акыл фабрисы»на җыелган татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, галимнәр һәм актив яшь...
Испания галиме Эктор Алос-и-Фонт Чуашстанда зур фәнни тикшеренү үткәргән. Аның нәтиҗәләре белән галим бүген «Акыл фабрисы»на җыелган татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, галимнәр һәм актив яшьләре белән уртаклашты.
Эктор Алос-и-Фонт Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнә. Галимне Чуашстандагы татар мәктәбе шаккаттырган.
«Чуашстандагы татар мәктәбе коридорында зур белдерүләр тактасы урын алган. Анда рус телендә «Учите родной язык»-дип язылган. Мин моны аңламыйм. Башка тел ярдәмендә туган телне сакларга чакыру дөресме?», - дип сөйләде Эктор Алос-и-Фонт.
Чуашстанда дүрт мең укучы арасында сораштыру үткәрдек. Аның нәтиҗәләре гаҗәпләндерә:
1. Балаларның 20%ы гына өйдә, гаиләдә, русча сөйләшә.
2. 50% укучы мәктәптә рус телендә сөйләшә.
3. Укытучы белән әңгәмәне балалар 70 % очракта рус телендә коралар икән.
«Телне саклау, үстерү елга өч тапкыр мәктәп сәхнәсендә туган телдә җыр сузуга гына кайтып кала. Моның белән «Телебезне саклыйбыз»,- диләр», - дип белдерде социолог.
Комментарийлар