«Йолдызларга карап» бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты озайтылды
Дуслар! «Йолдызларга карап» бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты 5 апрельгә кадәр озайтылды. Димәк, әле сезнең бәйгедә катнашырга вакытыгыз бар. «Гаилә һәм мәктәп» редакциясе Кукмара, Казан шәһәрләреннән...
Дуслар! «Йолдызларга карап» бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты 5 апрельгә кадәр озайтылды. Димәк, әле сезнең бәйгедә катнашырга вакытыгыз бар. «Гаилә һәм мәктәп» редакциясе Кукмара, Казан шәһәрләреннән конкурс эшләрен кабул итә башлады.
Җиңүчеләр 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар арасында түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:
«Мин һаваны сайлыйм» (рәсемнәр);
«Кораб булса, шундый булсын» (төрле материал ярдәмендә ясалган һава корабы моделе);
«Җиһан кешеләре» (авиация һәм космонавтика тармагында эшләгән кешеләргә багышланган хикәяләр)
Эшләр агымдагы елның 5 апреленә кадәр gaila-mektep@mail.ru яисә 420066 Казан ш., Декабристлар урамы, 2 йорт, а/т 47 адресы буенча кабул ителә.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 12 апрельдә Әлки районы Базарлы Матак авылында урнашкан Космонавтика музеенда узачак.
Комментарийлар