Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм Насыйри бәйгесенә йомгак ясалды

Каюм Насыйриның 199 еллыгына багышланган IX республикакүләм иҗат конкурсына йомгак ясалды. Иҗади бәйгедә 10–15 яшьлек мәктәп укучылары катнашты.

«К. Насыйри туган җирен торгызу» фонды оештырган проектның максаты: бөек мәгърифәтче К.Насыйри шәхесе, аның бай иҗатын өйрәнү, әдәби мирасын пропагандалау, саклау, галимгә карата кызыксыну уяту, туган ягына игътибарны арттыру иде.

 «Милләтнең анасы -тел, атасы - Каюм Насыйри» дияргә ярата иде минем әни!» - диде Каюм Насыйрига багышланган тантаналы кичәдә Рәсем конкурсы жюри әгъзасы Эдгар Филиппов, авылдашыбыз Каюм Насыйриның никадәр зур масштабтагы шәхес булуына ишарәләп.

Каюм Насыйриның 199 еллыгына багышлап үткәрелгән чара, әллә ни шау-шу куптармый, Каюм бабаның үзе кебек тыйнак кына, елдагыча матур гына узып китте, дип хәбәр итә мәгърифәтченең якташлары Кече Шырдан авылыннан.

Каюм Насыйри  хезмәтләренә, туган ягына багышланган рәсем бәйгесендә республиканың төрле районнарыннан 230 мәктәп укучысы катнашуы - фонд эшчәнлегенең нәтиҗәле бер күрсәткече.

Жюри әгъзасы, халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов, сүз уңаеннан аның Каюм Насыйриның туганы булуын да әйтергә кирәктер, иснәп тә, тел тидереп тә карады хәтта кайберләренә! Гаҗәп, буяу белән генә эшләнмәгән бит бу, янәсе! Яшел Үзән рәссамы Эдгар Филиппов та бик таләпчән белгеч булып чыкты. Юк, таләпчән түгел - гадел. Эх, дилбегә минем кулларга бирелсә, барысына да 10 ар балл куяр идем дә,барысы да җиңүче булыр иде, - диде.

Балалар шулкадәр талантлы, берсен аерып алу һич мөмкин булмаса да, Яшел Үзәннең 5 нче гимназия укучысы Камилә Вәлиева ( җитәкчесе Радик Гатауллин) эшен аеруча калку итеп күрсәтергә кирәк. Татар бистәсендәге йорт фонында әле бала гына булган Каюм үзенең якыннары белән утыра. Матур бай, җете якты төсләргә буялган йорт янында борынгы фото - кичәге һәм бүгенге вакыт бәйләнешен аңлатып, Каюм Насыйриның, эшчәнлегенең мәңгелек булуын күрсәтә ул, - дип яза проектны оештыручылар. 

Мөршидә Кыямова


Фотолар Кече Шырдан авылының вконтакте төркеменнән алынды

Галерея

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ