Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм Насыйри юбилеен каршылап

Тагын бер елдан халкыбызның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 елыгын билгеләп үтәчәкбез.

Олуг шәхеснең үлемсез исемен, педагогик мирасын популярлаштыру юнәлешендә шактый чаралар үткәрелеп киленә. Әйтик, Казанда мәгърифәтче исемен йөрткән урам һәм  80 нче мәктәп, аерым музей бар. Казандагы 81 нче урта мәктәптә һәм Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиядә инде ничә еллардан бирле Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәннн-эзләнү укулары уздырылып киленә. Мәгърифәтченең туган төбәге – Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри музее да шул төбәкнең иҗтимагый үзәге ролен үти. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре башлангычы белән ачылган Каюм Насыйри институтының инде дөньяның унбишләп төбәгендә фәнни-белем бирү үзәкләре эшләп килә. Каюм Насыйриның 200 еллыгын лаеклы төстә уздыру максатын күздә тоткан Татарстан Рәисенең махсус Указы да бар. 

Быел 14 февральдә энциклопедик галимебез Каюм Насыйриның тууына 199 ел тула. Шул уңайдан бу көнне Казандагы Каюм Насыйри музеенда күренекле галимнәр катнашында “Каюм Насыйри мирасын музей киңлекләрендә актуальләштерү” дигән темага түгәрәк өстәл узачак. Музейда шулай ук “Мәгърифәт юлында” дигән күргәзмәне дә тәкъдим итү булачак.

Таһир САБИРҖАНОВ 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ