Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан циркында Тукайга багышланган милли театраль спектакль

Премьера Татарстанның Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак.

Казан дәүләт циркы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль әзерли. Премьера Татарстанның Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак, дип хәбәр итә Мәдәният миинстрлыгының матбугат үзәге.

«Печән базарында» дип аталган спектакльнең сюжеты Габдулла Тукайның «Печән базары яки Яңа Кисекбаш» поэмасына корылган. Шагыйрь анда үзе иҗат иткән барлык персонажлар белән очрашачак.

Спектакльнең режиссеры – «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм театр режиссеры Илгиз Зәйниев.

Тамашада Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан җырчылары, биючеләре һәм драма артистлары, шулай ук Балалар цирк мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнаша.

Габдулла Тукай ролен «Алтын битлек» лауреаты, танылган биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Г. Камал театры актеры Артур Шәйдуллин башкарачак. Тукайның сөеклесе Зәйтүнә ролендә – Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина.

 Яшь чикләве 0+.

Фото: tatar-inform.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ