Логотип Магариф уку
Цитата:

«Казан» гаилә үзәгенә керү чикләнә

Туристлар өчен иң популяр урыннарның берсе саналган «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына бүгеннән башлап керү чикләнә.

2013 елдан бирле бу үзәк казанлылар һәм башкалабыз кунакларының иң яраткан урынына әверелде. Узган ел биредә 400 мең кеше булып китүе моны кабат исбатлады. Яңа ел каникуллары көннәрендә гаилә үзәгенең ачык мәйданчыгына 12 мең кеше күтәрелгән. Аларның социаль челтәрләргә урнаштырган фото һәм видеолары Казан белән чиксез горурлануларын, хозурлануларын күрсәтеп тора. Ләкин аларга бу шөгыльләрен язга кадәр калдырып торырга туры киләчәк, кышкы чорның үз кагыйдәләре, үз таләпләре бар.  

 

 Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән алынган хәбәргә караганда, күзәтү мәйданчыгы үзенең ишекләрен язга кергәч ачарга мөмкин. Узган ел «Казан» гаилә үзәге беренче туристларны 25 мартта кабул иткән иде. 

 

 Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ