Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан һәм казанлылар XIX – ХХ гасырлар чигендә

Бүген Казан шәһәре музей комплексы һәм «Московский» мәдәният үзәге Гаилә елына багышлап, Казан шәһәре музей комплексы фондларыннан «Казан һәм казанлылар XIX – ХХ гасырлар чигендә» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмә XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башына караган шәһәр образын гәүдәләндерә, Казан шәһәренең тарихына һәм мәдәниятенә саллы өлеш керткән Ш.Мәрҗани, Г. Баруди, Ф. Шаляпин, Апанаевлар, Аитовлар, Азимовлар, Айтугановлар, Алафузовлар, Тихомирновлар, Бренинглар кебек шәхесләр һәм аларның гаиләләре белән таныштыра. Экспозициядә югарыда телгә алынган шәхесләрнең  гаилә фоторәсемнәре һәм шәхси әйберләр тәкъдим ителә. 

Экспозициядә Г.Барудиның кул таягы, Р.Фәхретдиновның перламутр дисбесе, Кәрими гаиләсеннән баш киеме, Үтәмешевләр гаиләсеннән чигүле ашъяулык, Ф. Шаляпинның Петербургтагы фатирыннан мемориаль әйберләр, Бренингларның хатын-кыз костюмы, Тихомирновлар гаиләсеннән җилпәзә һәм кечкенә мендәрчек кебек әйберләр белән беррәттән    шәһәр кешеләренә хас костюм комплекслары  күрсәтелә.

Күргәзмә 23 майга кадәр эшләячәк. (Ачылыш 16.00 сәгатьтә, Ак.Королев урамы, 47 адресы буенча) 

0+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ