Казан урамнары ни сөйли?
Казан шәһәре урамнары реестрына барысы 2178 урам исеме теркәлгән. Шуларның нибары 346 сы гына – татарча. Бу – Казандагы һәм аның карамагындагы бистәләрдә булган барлык урамнарның бары тик 16 проценты...
Казан шәһәре урамнары реестрына барысы 2178 урам исеме теркәлгән. Шуларның нибары 346 сы гына – татарча. Бу – Казандагы һәм аның карамагындагы бистәләрдә булган барлык урамнарның бары тик 16 проценты гына татарча дигән сүз.
Барлык татарча урамнарның 150се генә бөек татар шәхесе исеме белән аталган. Мисал өчен, Галиәсгар Камал урамы – икәү, ә Габдулла Тукай исемен йөртүче өч урам бар икән. Ә калган татарча урамнар гадәти татар сүзләре белән аталган. Мәсәлән, Агачлык, Баллы, Бердәмлек, Бишек, Данлы, Игелекле, Икмәкле, Казан яшьләре, Карлыгын тыкрыгы, Матур, Наратбаш, Су анасы, Тузганак...
Ә бит, югыйсә, халкыбызның гасырлар дәвамында горурланырлык Олуг Мөхәммәт, Ибраһим, Мөхәммәтәмин, Сафагәрәй кебек ханнары, Сөембикә-ханбикәсе булган. Тик татар мәркәзендә алар исемен йөртергә лаек урам таба алмыйлар.
Аларга урам табылмаса да, Казанда икешәр – Юбилейная, Транпорт, Главная; өчәр – Таежная, Южная, Степная, Совхоз, Трактор, Береговая, Кленовая; дүртәр – Солнечная, Нокса, Колхоз; бишәр – Рабочая, озерная, Новая, Зеленая, Нагорная; алтышар – Клевер, Дачная, Овражная, Полевая; җидешәр – Совет, Березовая; сигез – Дороҗная; тугыз – Садовая; ун – Школьная; унбер – Заречная; уникешәр – Центральная, Новосельская; унөч Лесная исемен йөрткән урамнар бар икән.
Казандагы урамнарның бары тик 15енә генә хатын-кызлар исеме бирелгән. Аларның әле нибары бишесе генә – татар. (Аларның да бары икесе генә Казанда туып-үскән.) Болар – альпинист Зәйтүнә Даутова, күренекле җырчы һәм драма артисты Галия Кайбицкая, жырчы-композитор Сара Садыйкова, шагыйрә Саҗидә Сөләйманова, очучы Мәгубә Сыртланова.
Казандагы урамнар арасында республикабыз районнарыннан Апас, Чистай, Саба, Әтнә, Арча, Лаеш, Баулы, Әгерҗе, Мамадыш, Теләче, Алексеевск, Лениногорск исемнәрен йөрткәннәре дә бар.
Башкалабыз йөрәге дигәндә Бауман урамы күз алдына килә. Ул өч зур татар дәүләте: Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгының тере шаһиты. Бу урам Казан ханлыгында Нугай юлы дип аталган. Ул икегә бүленеп, бер тармагы – Болгарга, икенчесе Сембер ягына киткән.
Казанның иң озын урамы – Җиңү проспекты. әлеге алты юллы урам 9,7 километрга сузылган. Икенче урындагы Декабристлар урамы 4,5 километр озынлыкта. Ә башкалабыздагы иң кыска урам – 70 метрлы Кечкенә урам. Ул нибары бер йорттан тора.
Казандагы иң тар урам – Иске Татар бистәсендәге Күнче урамы, аның киңлеге – 3,5 метр, ә озынлыгы – 100 метр.
Казандагы иң зур мәйдан – Кремль янындагы Меңьеллык мәйданы, ул 90 мең кв. м урын били.
Казанда иң озын автобус маршруты – 46 нчы маршрут. Азинодан Юдинога кадәр автобус 41 километр юл үтә. Ә иң озын троллейбус маршруты – 2 нченеке – 19 километр, трамвайныкы – тимер юл вокзалыннан «Кояшлы шәһәрчеге»генә кадәр баручы 5 нче маршрут – 27 километр тәшкил итә.
Башкаладагы иң борынгы мөселман һәйкәле – Мәрҗани мәчете 1770 елда салынган.
Ә сез үзегез мәркәзебезгә, республикабызга кагылышлы тагын нинди ИҢ-ИҢнәрне беләсез? Безгә дә шулар хакында хәбәр итсәгез иде.
Комментарийлар