Ш.Камал премиясе талантлар ача
Бүген «Туфан самавыры»на кунакка Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры мөдире Айдар Шәйхин килде. Айдар Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия хакында да сөйләде.
Исегезгә төшереп узабыз, Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия яңа авторларны эзләү, аларны таныту максатын куя. Шәриф Камал (1884 — 1942) үз чорының яшь язучылары өчен әдәбият аксакалы булган һәм күпләргә әдәби хезмәткә фатиха биргән. Шәриф Камал исемен йөрткән премиянең бәйгесе дә иҗат мәйданына килүче яшьләрне барлау һәм күтәрү өчен гамәлгә куелды, – ди Айдар Шәйхин.
Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40 000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) яки Шәриф Камалның «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясенең инглиз, гарәп, яки төрек телләренә тәрҗемәсе юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала.
«Замандаш. Галиәсгар Камал. Комикс» — яшүсмерләр өчен иҗат ителгән комикс; сюжеты әдәби әсәр яки әкият нигезендә корылган булырга да мөмкин. Комикс номинациясе исә бу бәйге өчен яңа юнәлеш. Ул Шәриф Камалның замандашы һәм иҗатташы Галиәсгар Камал хөрмәтенә аталган. Бу очраклы хәл түгел, чөнки ул, күпләргә драматург буларак кына таныш булса да, заманында татар журналларында чыккан карикатуралары, «комикслары» һәм каллиграфия үрнәкләре белән дә данлыклы.
«Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» — балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя яки әдәби әкият; күләме 40 000 тамгага кадәр зур булмаган повесть). Бу юнәлештә татар фольклоры мирасын да истә тотып язылган әсәрләргә аерым игътибар биреләчәк.
Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт! Яшь чикләре: 14–35 яшь. Әсәрләр 2024 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә акчалата премия гыйнварь аенда тапшырылачак.
Гаризалар электрон почта аша җибәрелә: kamalpremiyese@yandex.ru
Фото: Гүзәл Закирова
Комментарийлар