Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 2024 елда алты зур эшлекле чара узачак

Май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum – 2024» халыкара икътисади саммиты узачак.

2024 елда Татарстан башкаласында алты зур эшлекле чара узачак. Иң масштаблысы БРИКС саммиты булачак, ул агымдагы елның октябрендә була. Чаралар исемлегенә башка халыкара форумнар да кергән.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы-2024 зур вакыйгалар сериясен ачачак. Ул 3-5 апрельдә узачак.

Май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum – 2024» халыкара икътисади саммиты узачак, ул бер ел элек 85 илдән 15 мең кунак җыйган иде.

2023 елда республикада нефть чыгара башлауга 80 ел тулуга багышланган Татарстан нефть-газ химиясе форумы быел 26-28 августта узачак.

Узган ел якынча 1,3 мең спикер җыйган Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумы 18-20 сентябрьдә була.

ТР башкаласында узачак БРИКС саммиты елның иң масштаблы вакыйгасы булачак, ул октябрьгә планлаштырылган. Бүгенге көндә халыкара форумда катнашуларын 33 дәүләт раслаган.

Эшлекле чаралар чираты 13-15 ноябрьдә узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» икенче икътисади форумы белән тәмамланачак.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ