Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда балалар фольклориадасы була

Чара Россиянең төрле төбәкләреннән 1 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк.

Казанда 19–23 июньдә Бөтенроссия балалар фольклориадасы узачак. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән 1 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Фольклориада Россия Федерациясе халыкларының һәм этник берләшмәләренең мәдәни үзенчәлеген саклауга һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга, үсеп килүче буынны әхлакый-эстетик тәрбияләү бурычларын тормышка ашыруга, илдә балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Чарада фольклор һәм җыр-бию коллективлары, милли уен коралларында башкаручылар чыгыш ясар дип көтелә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, катнашу өчен гаризалар 15 мартка кадәр кабул ителә.

Иң зур балалар фольклор фестивале турында «Россия» Халыкара күргәзмәсендә сөйләячәкләр. 13 мартта 18:00 сәгатьтә «Безнең мәдәният» павильонында «II Бөтенроссия балалар фольклориадасына кадәр 100 көн» дигән презентация була, дип яза "Татар-информ".

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ