Казанда Дәрдемәндне искә алалар
ТР Фәннәр академияс Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар щдщбиятының классик шагыйре, нәшир, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859–1921) тууына 165 ел тулуга багышланган «ДӘРДЕМӘНД: ШӘХЕС, ШАГЫЙРЬ, ФИКЕР ИЯСЕ» дип аталган түгәрәк өстәл оештыра.
Түгәрәк өстәл институтның киңәшмәләр залында 18 ноябрь көнне 10 сәгатьтә башлана. Чарада филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан Республикасы халык язучысы, Г. Тукай исем. ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, ТР Халык язучысы, Г. Тукай исем. ТР Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин һ.б. күренекле галимнәр, журналистлар катнаша.
Комментарийлар