Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда гандбол матчы уза

Гандбол буенча Россиянең ирләр җыелма командасы Казанга килде. 13 март көнне башкаланың «Казан теннис академиясе»ндә Россия – Беларусь Суперсерия беренче матчы узачак.

Гандбол буенча Россиянең ирләр җыелма командасы трениры Велимир Петкович, ТР Гандбол федерациясе президенты Георгий Попов, спорт үзәге директоры урынбасары Константин Горбунов һәм җыелма командадан Дмитрий Житков журналистлар белән очрашты. 


–    Өч ай элек мин Казанда булып киткән идем. Сезнең шәһәр миңа бик ошады. Казан спорт шәһәре, биредә төрле спорт ярышлары еш оештырыла. Гандбол спорты биредә дә киң колач алуын телим, –  ди тренир Велимир Петкович. 


«Казан теннис академиясе»ндә узачак матч бик мавыктыргыч узачак, дип ышандыра спортчылар. Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына дөнья дәрәҗәсендәге гандбол уенын тамаша кылырга менә дигән форсат. Татарстанның яшь гандболистлары өчен дә зур стимул булып тора. 
Россиянең җыелма командасында уйнаучы Дмитрий Житков: «2016 елда без Казанда уйнаган идек инде. Казанга кабат ашкынып килдек. Озак тәнәфестән соң оптималь төркем тупланды. Шуңа күрә максатлар да өметләр бик зур». 

Исегезгә төшереп узабыз: Гандбол – тупны каршы капкага кертү максатында куллар белән ыргытуга корылган командалы спорт уены. Казандагы тарихка күз салсак, Казанда  гандбол буенча беренче командалар (ирләр һәм хатын-кызлар) 1959 елда  «Радиоприбор» физик культура коллективы каршында оештырыла.  Ә 1961 елда ТАССР гандбол федерациясе барлыкка килә. 1966 елдан 1980 еллар ахырына кадәр шәһәр һәм республика беренчелегенә ярышлар уздырыла. 2022 елдан Казанда гандбол яңа сулыш алып «Зилант» исеме астында яңадан торгызылды.

 «Казан теннис академиясе»ндә 13 март көнне Россия – Беларусь Суперсерия беренче матчы булачак.

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ