Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Май чабу бәйрәмнәре уза

Башкалабыз Казанда Май чабу бәйрәмнәре узачак. Бәйрәм чаралары 16 нчы һәм 17 нче мартта берничә мәйданчыкта оештырыла, дип хәбәр итә Казанның рәсми сайты.

16 нчы март көнне 10:00 сәгатьтә шәһәрлеләр бәйрәмне Карьер торак массивының «Туган Алан» скверында карый ала. 11:00 сәгатьтә кунакларны Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында көтәләр. Шулай ук 12:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманындагы сәхнә янында Май чабу бәйрәме оештырылачак.

Май чабу бәйрәме Казанның башка урыннарында да узачак. Май чабу бәйрәме 11:00 сәгатьтә Кадыш, Отар һәм Красная Горка торак массивларындагы мәдәният йортлары янында планлаштырылган. 12:00 сәгатьтә бәйрәм «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, Константиновка һәм Юдинодагы мәдәният йортлары янында башлана. 13:00 сәгатьтә күңел ачу программасы Мирный торак массивындагы мәдәният йорты янында старт ала.

Бәйрәм чаралары шулай ук 17 нче мартта Бауман урамында (12:00 сәгатьтә) һәм «Нәни принц» скверында (11:00 сәгатьтә) узачак, ди оештыручылар.

«Ак Барс Арена» стадионында РФ Президентын сайлауның соңгы көнендә, 17 нче мартта, гаилә фестивале узачак. Аның кысаларында шулай ук Май чабу бәйрәме планлаштырылган. Мәйданчыкта иҗат коллективлары чыгышлары, халык уеннары, биюләр, аниматорлардан күңел ачулар, театр тамашалары, беленнәр белән ярминкә һәм башка күп чаралар планлаштырылган. Бәйрәмгә 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин.

0+

Мөршидә Кыямова

Фото: Казан шәһәре мэриясе сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ