Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Мәхмүт Хөсәен исемендәге V фәнни-гамәли конференция үтте

11нче татар гимназиясендә Мәхмүт Хөсәен исемендәге V фәнни-гамәли конференция үтте.

Совет районы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11нче татар гимназиясендә Мәхмүт Хөсәен исемендәге V фәнни-гамәли конференция үтте.

Мәхмүт Хөсәен – күренекле татар шагыйре һәм язучысы, 260 тан артык җырлар авторы, сугыш ветераны, Татар АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2023 елның 15 апрелендә аның тууына 100 ел тулды.

Әлеге конференциягә Казан шәһәреннән кала, республикабызның Арча, Биектау, Кукмара, Чирмешән, Актаныш, Әтнә муниципаль районнарыннан да барлыгы 100 дән артык эш килгән. Елдан-ел әлеге конференциягә мәктәп укучылары, студентлар, балалар бакчасындагы нәниләрнең дә кызыксынуы арта бара.

"Кеше булу – иң зур дәрәҗәм", "Үткен каләм остасы", "Мин омтылдым шигъри кодрәткә", "Җырым белән җиңдем дошманны" секцияләрендә талантлы укучылар чыгыш ясап лаеклы урыннарга ия булдылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе. 

Фәния Лотфуллина

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ