Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Мирза Мәхмүтов урамы булачак

Күренекле дидактик галим, дәүләт эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов – киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм легендар шәхес.

Ул – CCCР Педагогика фәннәре академиясенең, Россия мәгариф академиясенең һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы иде. Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт, Н.Крупская исемендәге премияләр лауреаты.

Әйтергә генә ансат: унсигез ел дәвамында Татарстан Мәгариф министрлыгын җитәкләде. Әлеге вазифасыннан киткәч тә әле Россия мәгариф академиясенең профтехпедагогика институтын, соңрак Татарстан-Америка төбәк институтын оештырды һәм аңа җитәкчелек итте. Аның проблемалы укыту буенча дидактик эзләнү-тикшеренүләре әле бүген дә актуаль.
Мирза ага Мәхмүтовның арабыздан киткәненә уналты ел вакыт узса да, кылган изге гамәлләре халкыбыз күңелендә. Исемен мәңгеләштерү юнәлешендә дә актив эш алып барыла.

Әйтик, 2006 елдан бирле Халыкара Мәхмүтов укулары уздырылып киленә. 2017 елда республикабызда Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе булдырылды, һәм ул ел саен педагогика өлкәсендә аеруча нәтиҗәле эшләгән берәр мөгаллимгә һәм галимгә бирелә. Казандагы 184 нче гимназия дә Мирза Мәхмүтов исемен йөртә. Мирза аганың язган педагогик язмалары 7 томга тупланып басылып чыкты. 

Һәм менә мәшһүр академигыбызның исемен мәңгеләштерү юлында тагын бер куанычлы хәбәр: башкалабызның Совет районындагы яңа урамнарның берсе моннан соң Мирза Мәхмүтов исемен йөртәчәк. Ул Зөбәрҗәтле Үзәнлек (Изумрудная Долина) торак массивында Михаил Родных, Владимир Муравьев, Исламия Мәхмүтова урамнары янәшәсендә булачак.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ