Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Нәҗип Җиһановны искә алалар

16 гыйнварда Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет татар композиторлары музыкасын уйнаячак.

Башкалабызда данлыклы композитор Нәҗип Җиһановның 113 еллыгына багышланган чаралар уздырыла. Бу хакта Татарстан Милли музееның матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Нәҗип Җиһанов – татар академия музыкасына нигез салучыларның берсе. Аның туган көненә махсус программа оештырыла . Нәҗип Җиһановның хезмәттәшләре һәм дуслары турында күргәзмә ачыла, биредә аның операларыннан өзекләр һәм кыллы квартет башкаруында татар композиторлары музыкасы яңгыраячак.


Чаралар инициаторы – композиторның оныгы, Нәҗип  Җиһанов музее (Милли музей филиалы) мөдире Алексей Егоров. «Искиткеч тәңгәллекләрдән матур тарих (истәлек) килеп чыга, – ди Алексей Германович. – Җиһанов музеенда Җиһанов исемендәге кыллы квартет уйнаячак, анда катнашучыларның барысы да Җиһанов исемендәге Казан консерваториясен тәмамлаган. Бу – бер концерт. Икенчесе – аның операларыннан өзекләр. Барысы да композиторның музей-фатирында узачак, ул зур түгел, шуңа күрә билетлар саны чикләнгән».


Композитор Нәҗип Җиһанов музеенда 2 концерт программасы узачак. 15 гыйнварда «Җиһанов музыкасының тылсымлы дөньясы» концерты була. Анда композиторның операларыннан өзекләр яңгырый: «Алтынчәч», «Җәлил», «Түләк», «Намус», «Качкын». Башкаручылар Опера студиясе солистлары, Казан консерваториясе музыкаль театр кафедрасы студентлары һәм педагоглары, «Сөембикә» ансамбле һәм «Делиция» хоры солистлары. Сәнгать җитәкчесе – профессор Әлфия Җаббарова.


16 гыйнварда Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет татар композиторлары музыкасын уйнаячак. Программада: Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев, шулай ук Җиһановның кыллы квартет өчен эшкәртелгән әсәрләре. Катнашучылар: беренче скрипка –Арслан Сәйфи, икенче скрипка – Алия Уразалиева, альт – Сергей Матвеенко, виолончель – Сергей Пономарев.


Шул ук көнне Татарстан Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәдә композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары урын ала. Алар барысы да – Нәҗип агага дуслары, хезмәттәшләре бүләк иткән истәлекле бүләкләр. Күргәзмәдә шул экспонатлар урын ала, ә аларны фотосурәтләр, автор автографлары белән китап һәм нота басмалары һәм сынлы сәнгать әсәрләре тулыландырылачак. «Җиһанов галактикасы»н төзүчеләр арасында: Арам Хачатурян, Генрих Нейгауз, Дмитрий Кабалевский, Мстислав Ростропович, Дмитрий Шостакович, Муса Җәлил, Бакый Урманче, Әхмәт Фәйзи, Жоржи Амаду, Борис Чирков, Игорь Ильинский, Салих Батыев, Фикрят Табеев һәм башкалар бар, ди проектны оештыручылар.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ