Казанда Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган халыкара конференция узачак
11-12 октябрь көннәрендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Шәрык һәм гареб...
11-12 октябрь көннәрендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Чара КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак.
Бүгенгә Роберт Миңнуллин белән очрашу һәм китапларының презентациясе көтелә. 12 октябрьдә 10:00 – 11:00 сәгатьтә Халыкара конференциянең актлар залында тантаналы ачылышы, шунда ук 11:00-13:00 сәгатьтә «Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате» конференциясенең пленар утырышы булачак. Соңыннан конференциянең секцияләре эшләячәк.
Пленар утырышның модераторлары: Баку дәүләт университетының профессоры Рәмис Әскәр, И.Н.Ульянов исемендәге Чувашия дәүләт университеты профессоры Виталий Родионов һәм КФУ профессоры Фоат Галимуллин.
Комментарийлар