Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Татар теле буенча XI Халыкара олимпиада тәмамланды

Бүген, 20 апрельдә, Идел буе спорт һәм туризм университеты базасында Татар теле буенча XI Халыкара олимпиадасында җиңүче укучыларны бүләкләү тантанасы узды

Анда катнашучыларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  тәбрикләде, чит төбәкләрдә яшәп тә, туган телебезне саклап яшәүләренә аеруча соклануын белдерде.

 

Олимпиадада катнашучыларны туган тел мөгаллимнәре озата килде. Алар арасында быел «Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсын абсолют җиңүчесе Альбина Вәлиева  (Мәскәү) һәм  Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гимназиясендә белем бирүче 2022 елда Татарстанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып танылган Чулпан Шәрипова да бар иде.  Алар  тантанадан соң, тәэсирләре белән уртаклашып,  үзләре укыткан балаларның уңышлы чыгыш ясауларына, эшләре дипломнар белән билгеләп үтелүенә чиксез шатлануларын яшермәделәр. Укучылары туган телебез һәм гаилә кыйммәтләренә кагылышлы проект эшләре белән катнашканнар, телдән осталыкларын күрсәткәннәр.

Шунысын да әйтик:  халыкара олимпиадада  Татарстаннан  8 – 11 нче сыйныфларда укучы татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер калган   225 укучы,  КФУ порталында татар теле буенча Интернет-тест нәтиҗәләре буенча һәм дистанцион әңгәмә рәвешендә катнашкан  Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркиядән 8 укучы һәм студент, Россия төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңгән һәм призер булган 165 укучы катнашкан. Алар – Башкортстан , Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия Республикалары, Мәскәү, Әстерхан, Киров, Курган , Түбән Новгород, Омск, Пенза, , Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Ульяновск,Томск, Новосибирск, Иркутск,  Пермь, Ставрополь якларында яшәүче  милләттәшләребез.

 Бәйге, 17 апрельдә башланып,   3 көн дәвам итте. Анда катнашучылар ял вакытларында  башкалабызның истәлекле урыннарында, Габдулла Тукай, Шәриф Камал  һәм Милли музейда булдылар, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге театрларда  спектакльләр карадылар, иҗат әһелләре белән  очраштылар.

 

 Ч.Шәрипова фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ