Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда укытучыларның уртача хезмәт хакы билгеле булды

 Казанның мәгариф идарәсендә укытучыларның уртача хезмәт хакын әйттеләр. Бер ставкада һәм өстәмә эшләмәгәндә алар атнага 18 дәрес өчен 31 мең сум акча ала, дип хәбәр итте идарә хезмәткәрләре соци...



 


Казанның мәгариф идарәсендә укытучыларның уртача хезмәт хакын әйттеләр. Бер ставкада һәм өстәмә эшләмәгәндә алар атнага 18 дәрес өчен 31 мең сум акча ала, дип хәбәр итте идарә хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә.
Шул ук вакытта белгечләр белдерүенчә, укытучыларның сирәге генә бер ставкада эшли – уртача 1,5 ставка. «Бу очракта уртача хезмәт хакы якынча 46 мең сум тәшкил итәчәк», – дип яза мэрия хезмәткәрләре идарәдән алган мәгълүматларны.
Исегезгә төшерәбез: узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы 49,7 мең сум тәшкил итте. Россия Хөкүмәте фаразлары буенча, 2023 елда күрсәткеч 53,9 мең сумга җитәчәк, ә 2026 елда ул 67 мең сумга кадәр күтәрелергә тиеш дип көтелә.



tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ