Логотип Магариф уку
Цитата:

Казандагы «Ярдәм» мәчетендә «Медиаифтар» узды

Соңгы елларда Казандагы «Ярдәм» мәчете ветеран каләм осталары, дәгъватчы журналистлар һәм блогерлар өчен ифтар үткәрү матур традициягә әйләнде. Кичә оештырылган беренче авыз ачу мәҗлесе дә «Медиаифтар» исеме белән үтте.

Бу очрашуда Әлмира Әдиятуллина исемендәге журналистлар конкурсы башлану турында игълан ителде. Ул  – мөслимәләр арасында паспортка яулык белән фотога төшүне беренчеләрдән булып рәсми рәвештә күтәреп чыккан, озак еллар «Сөембикә» басмасында эшләгән журналист. Соңгы елларда ул –«Ярдәм» фонды белән берлектә дәгъват эшчәнлеге алып барган, «Мөслимә» газетасын чыгарган каләм иясе. Шуңа да аның исеме белән бәйле бәйге игълан ителү очраклы түгел. 


«Ярдәм» фонды күрмәүче кешеләрне брайлер системасы  буенча Коръән укырга өйрәтә башлаучы, алар өчен Изге Китапның тәфсирен Россиядә беренчеләрдән булып бастыручы оешма да әле. Сәламәтлеге чикле мөселман кардәшләребезгә әлеге мәчетнең дин әһелләре һәм фонд хезмәткәрләре ислам нигезләрен өйрәтүдә ярдәм кулын суза. Бу көнне журналистлар янәшәсендә «Ярдәм» мәчетендә тернәкләнү узучы күрмәүчеләр дә бар иде. Алар белән әлеге мәҗлесне алып баручы  Галим Нур таныштырып чыкты. Араларында  сүз алып сөйләүчеләр, шигырь сөйләп һәммәбезне шатландырганнары да булды.
Чарада шулай ук Алабугадагы сукырлар җәмгыяте һәм предприятиесе эшчәнлеге хакында сөйләүче затлы китап та укучыларга тәкъдим ителде. Ләкин монысы күрүчеләр, аларның халәтен аңлаучылар өчен, дип куйдылар кунаклар. 


Коръән  аятьләрен укып, бергә дога кылып, башланган  ифтар  мәҗлесендә   кунакларны журналистлар белән таныштырдылар. Чарада «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары журналистлары да катнашып, матур хис-тойгылар белән кайтты.  Мондый очрашуларны дөньяви кешеләр белән  берлектә ешрак уздырганда да яхшы буласы. 
 Ифтарда Закир һәм Гөлүсә Шаһбан да очрашудан үзләренә рухи көч алулары турында әйтеп үттеләр.
– Бөтен гаиләбез белән Рамазан аен сөенеп каршы алдык, уразага кердек, Аллаһы Тәгалә һәммәбезнекен дә тоткан уразаларын кабул кылсын. Илләр имин, дөньялар тыныч  һәм гаиләләребез тулы булсын, – диде алар.
 

Альберт САБИР 
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ