Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга кино белгечләре килде

Үзбәкстаннан килгән кунак проектлар һәм үзләрендәге кино сәнгатенең бүгенге торышы белән таныштырды.

Бүген  Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл эшендә «Үзбәккино»ның генераль директоры Фирдәүс Абдулхаликов та катнашты.
Үз чыгышында Фирдәүс әфәнде «Үзбәккино»ның «Татаркино» белән тыгыз элемтәдә торуы турында бәян итеп узды. «Соңгы елларда, гомумән, Россия кинемотографистлары иҗади берлектә эшлибез. Беренче чиратта белем бирү юнәлеше, без тарихта беренче тапкыр  ВГИКның (Бөтенроссия дәүләт кинематография институты)  Ташкентта филиалын ачтык. Бүгенге көндә  югары уку йорты бик актив эшли. Икенчесе “Үзбәкстанда Россия киносы көннәре” һәм  “Россиядә Үзбәкстан киносы көннәре” уздырыла. Россия режиссерлары локация эзләп безгә килә, без дә барабыз.”
«Үзбәккино»ның генераль директоры Фирдәүс Абдулхаликов шулай ук, Татарстан кинематографистлары белән эшләнгән уртак проектка да тукталып узды. “Сөмбел” фильмы  Үзбәкстанда да, Татарстанда кино яратучылар тарафыннан җылы кабул ителгән иде. 8 Март бәйрәме уңаеннан кинотеатрларда үзбәкләр нәкъ менә шушы фильмны күрсәтүләрен сорады, – ди Ф.Абдулхаликов.  
Үзбәкстаннан килгән кунак шулай ук  башка уртак проектлар һәм үзләрендәге кино сәнгатенең бүгенге торышы белән таныштырды. 
Исегезгә төшереп узабыз: быел Татарстан кинематографиясе 100 еллыгын билгеләп уза. Әлеге уңайдан Татарстанда юбилей чаралары оештырыла. Бу минутларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 100 еллык уңаеннан бәйрәм концерты уза. Тантаналы бәйрәм чарасында төрле илләрдән килгән кино белгечләре, республиканың ветеран кинематографистлары, режиссерлар, продюсерлар катнаша.

Материал,фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ