Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады

Укучыларның язгы каникуллары башланды.

Шул уңайдан Татарстан башкаласыннан 8 меңнән артык укучы мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Лагерьлар 160 мәктәптә оештыралачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе хәбәр итә.  Сменалар нигездә «Гаилә һәм Туган ил – бердәм» темасына багышланган. Гадәттәгечә ял лагерьлары бәйрәм линейкасы белән башланып китәчәк.

Сменаларда балалар квестларда, конкурсларда үз көчләрен сынап карый алачак. Биредә балалар тематик фильмнар карый алачак. Моннан тыш, балаларның ялын  театрларга, музейларга, күргәзмәләргә экскурсияләр дә баетачак. Тагы бер чараларның берсе – ял итүчеләр өчен мастер-класслар да каралган.

Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәседә билгеләп үтүләренчә,   лагерьлар 9:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк. Ата-аналар өчен махсус дежур төркемнәр дә булдырылган: сменалар 8:00 дән 9:00 гә кадәр һәм 15:00 дән 16:00 гә кадәр эшләячәк.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ