Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның асылмалы юллары

Казансу аша сәяхәт кылырга теләүчеләрнең күп булуын исәпкә алганда, бу проектны гамәлгә ашыру бик кирәк.

Казанлылар һәм килгән кунаклар дистә еллар буе канатлы юлларда йөрергә хыяллана. Бигрәк тә Идел аша юллар өзелеп, ярның ике ягында калучы Югары Ослан, Кама Тамагы төбәкләрендә яшәүчеләр бу көнне зарыгып көтә, кул сузымындагы Казанга алар урау юллар белән килергә мәҗбүр.

Казан елга портыннан ракеталар, мендәрле һәм мендәрсез судноларда йөрү дә, боз кичүләре, су астына китүләр дә җаннарына тынгы бирми. Теләкләре өлешчә тормышка аша дип әйтүчеләр булыр. Иделнең югары өлешендә Түбән Моркваши – Займище күперен салгач, гомер буе чиккән газаплар онытылгандыр. Лаеш һәм Кайбыч районнары ярларын тоташтырып, бер ел дигәндә, яңа күпер ачтылар. Юлы түләүле булса да, күпере ни тора. Инда алтын урталыктагы башкаланың зур боҗрасы саналган Җиңү проспекты белән Югары Ослан районының юлаучылар яратып өлгергән Студенец  «портын» да тоташтырып, Идел аша күпер салып куярга калды. Анысы Казанны үстерүнең яңа генпланына кергән, бар дип санала. Түрәләр Казан тимер юл вокзалыннан Югары Ослан бистәсенә кадәр канатлы юл сузу (8,6 километр ара) турында күптән сөйлиләр, корыч баулары гына табылмый.

Алай дисәк тә, кыю ирләр очрап тора, «Аэромост» исемле канат юллар оешмасы, быел Горький исемендәге парк белән «Ак Барс Арена» стадионнары арасына корыч чыбыклардан юл сузу эшенә тотынмакчы. Шәһәрнең баш архитекторы да, түрәләр дә бу эш белән нык кызыксынганнар, әгәр бу проект хупланса,  җир кишәрлекләре табылса, аны гамәлгә ашырырга нибары 1,5 ел вакыт кирәк булачак икән. 

«Канат юлның  озынлыгы 2,8 километр, анда ике юнәлештә сәгатенә 2,4 мең кеше ташырга мөмкин, алар юлда нибары 10 минут вакытларын сарыф итәчәк. Проектта «Урам» паркына да тукталыш ясау каралган», – дип белдерде әлеге оешманың баш архитекторы Михаил Гордеев, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгында узган утырышта.

Казансу аша сәяхәт кылырга теләүчеләрнең күп булуын исәпкә алганда, бу проектны гамәлгә ашыру бик кирәк. Совет чорында мондый канатлы юлларны Казан осталары да эшләп чыгарды. «Урак һәм Чүкеч» механика заводында (аның корпусларында соңгы вакытта «Адмирал» сәүдә комплексы урнашты һәм 2015 елда көчле янгын вакытында җимерелде) җитештерелгән ике кешегә исәпләнгән кабиналы, 300 метрлы канат юл Горький паркы белән Казансу комлыгын  тоташтырып торды.

Башкалабыз хәзер спорт яратучылар, туристлар, ял итәргә яратучылар каласына әйләнеп бара. «Урам» паркын тиз арада эшләгән кебек, Казан хакимияте халыкка файда, бюджетка акча китерә торган асылмалы юллар проектын да тормышка ашырырга сәләтле. 


Альберт САБИР
  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ