Логотип Магариф уку
Цитата:

Китап уку – һәрчак модада

Минем укытучы булып китүемә сәбәпче булып мәктәбебезгә практикага кайткан япь-яшь бер кыз булды, дим дә уйга калам. Юк, ул гына түгелдер. Әниемдер, мөгаен.

Үзе гап-гади бер тегүче булса да, китап дөньясына, андагы кызыклы вакыйгалар эченә ул кертеп җибәрде мине. Беркайчан да укы дип әйтмәде, ә үзенең мисалында китапка мәхәббәт уятты ул миндә. Тукай, Җәлил, Туфан, Мәһдиев, Еники китапларын китапханәдән алып, булмаганнарын почта аркылы яздырып, әле дә бик күп укый ул.

Менә шул китапларны укып чыккач, мин аларны сыйныфташларыма сөйли идем. Сөйләгәндә барысының да, хәтта иң тиктормас малайларның да, мине тыныч кына тыңлап утырганнарын күреп, әйтеп бетергесез рәхәтлек, горурлык хисләре кичергәнем хәтердә. Аннары укытучыбыз белән анализлый идек. Үземнән кечерәк күрше балаларына китап сөйләп үткәргән кичләрем исәпсез... Кайсы тыңлый, кайсының сабырлыгы җитми – өенә кайтып китә. Менә шул кичләрдә мин укытучы булырга карар кылдым. Әгәр укытучы булсам, тыңларга теләмәгәннәргә рәхәтләнеп “2”ле куяр идем дә мине барысы да тыңларлар дип уйлаганым хәтердә. Ләкин укытучының “2” лене түгел, киресенчә, “5” ле билгесен рәхәтләнеп куйганын да “2”ле куеп фәнгә хөрмәт тә, кызыксыну да уятып булмаганын да укып бетереп эшли башлагач кына аңладым.

Элекке заман белән чагыштырганда, хәзерге заман укытучысына, бер яктан, авыр булса, икенче яктан, бик җиңел дип әйтер идем мин. Эшли башлаган чорда тематик планнар, дәрес планнары кулдан языла иде. Ялгыш кына бер хата китсә дә, эш харап – барысын да яңадан башлап язарга кирәк. Ә хәзер хаталарны компьютер үзе күрсәтә, ялгышны тиз генә бетерәсең дә дөресләп язасың. Әмма балаларның грамоталылыгын арттыру өчен һаман да шул галиҗәнап китапка мөрәҗәгать итәбез. Әгәр балалар кулында китап күрсәм, сабый баладай сөенәм, яшәреп киткәндәй булам. Кайбер укучыларым китапларны китапханәдән алып укыса, кайберләре планшетка, смартфоннарына йөкләп алып укыйлар.

Бүгенге көндә XXI гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам. Татар теле дәресләрендә дә әдәбият дәреслекләрен, матур әдәбият китапларын киң файдаланам.

Иҗади үстерелешле укыту технологиясе менә шушы каршылыкларны җиңә белергә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, арадан берсе җитәкче итеп сайлана яисә билгеләнә. Төркем җитәкчесенең төп бурычы – уку эшчәнлеген оештыру, дәрес башланганчы, өй эшләре үтәлешен тикшерү, төркемнән кемнең җавап бирүен билгеләү, дәрес барышында төркем әгъзаларын активлаштыру, укуда уңышка ирешү дәрәҗәләрен күтәрүне тәэмин итү.

Компьютер технологияләре белән бергә, башта каршылыклы фикерләр уяткан “Сингапур методикасы ” да килеп керде. Заманасы шундый, һәр яңалыкка башта шикләнеп карыйсың, аннары инде аннан аерыла алмыйча кызыксынып эшлисең.

Дөньябызда нинди генә үзгәрешләр булса да, белем бирүнең төп чыганагы булып китап калуын без – укытучылар аңлатырга тиешбез. Китап укыган, китап яраткан бала беркайчан да тормышта югалып калмас дип ышанасы килә. Укылган әсәрләрдәге геройлар дөрес юлны табарга, һичшиксез, ярдәм итәрләр!

 

 

Гөлназ Әгъмәлетдин кызы ХӨСНЕТДИНОВА, Балык Бистәсе районы Олы Көл төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ