Логотип Магариф уку
Цитата:

Көнләшмәгез!

Сәламәт булу өчен күңел тынычлыгы да кирәк.

Сәламәтлеккә кире йогынты ясаучы 5 хис-тойгы бар.

Австрия галиме, психология һәм психосоматика өлкәсендәге белгеч Вольфанг Грубер, тикшерү үткәреп, бишьеллык дәвамында 2 мең кешене өйрәнгәннән соң, сәламәтлеккә кире йогынты ясаучы 5 хисне аерым билгеләгән.

КӨНЛӘШҮ. Көнче кешеләр башкалар белән чагыштырганда 2,5 тапкыр күбрәк инфаркт кичерә. Галим билгеләвенчә, көнчелек — йөрәк өчен агу.

КЫЗГАНУ. Тикшеренү исбатлавынча, бу хис организмның гормональ статусын боза, җенси гормоннарны, атап әйткәндә тестостеронны киметә. Бу ирләр өчен куркыныч. Бу хис вак һәм иблис (залим) кешеләргә хас.

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ГАЕПЛӘҮ. Үзеңне гаепләү яман шеш чиренә китерә. Алар салкын тидереп тә еш авырый. Галимнәр әйтүенчә, кеше саулыгының 80 проценты психологик хәл-торышка бәйле.

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ КЫЗГАНУ. Бу хис бавырда проблема тудыра, ацетилхолин — хәлсезлек гормоны бүленә, кандагы шикәрне киметә. Тамакка ашауга бәйле проблемалар чыга.

САРАНЛЫК. Саран кешеләр ашкайнату системасы авыруларыннан интегә. Булемия йә анорексия булуы ихтимал. Саран кеше янынада чир һәрвакыт була, дип яза Гөлия Мөгаллимова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ