Логотип Магариф уку
Цитата:

Коръән-хафизларга бүләккә автошина

«Казаншина» компаниясе, Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Казан ислам университеты каршындагы Госман Ибн Аффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге белән берлектә Изге китапны иң яхшы яттан белүчеләргә бүләккә автомобиль резиналары бирергә вәгъдә иткән иде.

6 февральдә Коръән-хафизлар үзәгендә беренче тапкыр әлеге күркәм чара узды. Изге китапны яттан белгән һәм үз гыйлемнәрен башка мөселманнарга җиткергән бер төркем хафизларга 30 комплект шина тапшырылды. «КазанШина» кибете хуҗасы Айнур Фәхретдинов, Мөселман эшмәкәрләре оешмасы җитәкчесе Марсель Сабиров, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров  бүләкләрне ияләренә тапшырып, алга таба да бу акцияне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп уздылар.


Альберт САБИР 
 Фото ТР Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ