Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»кә күзәтү

“Мәгариф” нең март санына күзәтү

“Мәгариф” журналының март санында Әгерҗе районы мәгариф системасының эш тәҗрибәсенә шактый зур урын бирелә. Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Василә Сафиуллина белән уздырылган “Әгерҗедә юбилейлар елы” дигән әңгәмәдә  тиздән Мөхлисә Бубиның юбилее уңаеннан мәктәп, район күләмендәге чаралар узачагына басым ясала. Быел Кадыбаш мәктәбенең 125; 2 нче шәһәр мәктәбенең 105 еллыкларын да районда зурлап уздырганнар. Апрель аенда Күләгәш башлангыч мәктәбенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтү планлаштырыла. Шул ук вакытта җитәкче чабудан тарта торган проблемаларга да туктала.

“Иң аянычы – авыл мәктәпләрендә бала санының кимүе. Без күп еллар дәвамында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларыбызның күпчелеге Ижевск, Сарапул шәһәрләренең уку йортларына китә баруын әйтә киләбез. Ни өчен дигәндә, бездә юридик зат буларак теркәлгән һөнәри училище, көллиятләр бөтенләй дә юк. Авыл хуҗалыгы, кооперация кебек тармакларга белгечләр әзерләүче күппрофилле, заман таләпләренә туры килердәй уку йорты булса, күпләр үзебездә үк төпләнеп калыр иде. Әлегә тимер юл тармагы өчен нибары өч төрле белгечлек бирүче училищеның филиалы гына эшли”,– ди җитәкче. Соңгы елларда район мәгариф системасындагы үзгәрешләр яссылыгында татар теле укытылуга да туктала. 

125 еллыгын билгеләп узган Кадыбаш мәктәбендә безнең журналистлар да катнашты. Бу хакта “Кадыбаш инженер кадрлар әзерләячәк” дигән язмада танышырга була. 

“Мәктәпләрдә яңа электрон мәгариф. Яңалыктан файда булырмы?” Яңартылган мәгълүмат системасына күчү Татарстан мәктәпләрендә ничек бара? Чираттагы түгәрәк өстәл артында сөйләшү әнә шул темага багышланды. Сөйләшүдә ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүмати технологияләр үсеше һәм куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдус Сарманов, Казанның 174 нче гимназия директор урынбасары Рәмзия Гатауллина, Биектау районы Дөбьяз авылы мәктәбе директоры Тәлгать Сабиров һ.б. катнашты.  

Журналның баш мөхәррире Сөмбел Таишеваның геология-минералогия фәннәре докторы,  Рус ПЕН-үзәге әгъзасы, язучы, 100 дән артык роман авторы Евгений Сухов белән әңгәмәсе шулай ук укучыларда зур кызыксыну уятачак. Язучының “История Чудотворной Казанской иконы Божией Матери” дип аталган трилогиясе чыгу уңаеннан “Татмедиа” АҖдә әлеге китапны тәкъдим итү дә булды. Әңгәмә бер иконаның тарихы, китапның язылу тарихы турында гына түгел, сөйләшү  шактый күп темаларны колачлый һәм укучыларыбыз шактый мәгълүмат алачак әлеге язмадан.

Гадәттәгечә журналда укытучыларның дәрес эшкәртмәләре дә урын ала. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ