Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф.Татар теле” дөнья күрде

Кварталга бер тапкыр чыга торган “Мәгариф.Татар теле” фәнни-методик электрон журналының быелгы беренче саны дөнья күрде.

Татар теле укытучыларына методик һәм консультатив ярдәм күрсәтүне, укытудагы  актуаль мәсьәләләрне күтәрүче әлеге электрон басманы бу юлы да татар теле укытучылары көтеп алгандыр дип ышанасы килә. “Мәгариф.Татар теле” нең бу саны да татар теле укытучыларының тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. 
Журналны  Альберт Сабирның Сабадагы «Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат»ның югары квалификация категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Ләйсән Тимергали кызы Шәмсетдинова белән булган “АНА ТЕЛЕ БЕР ГЕНӘ УЛ” дип исемләнгән әңгәмәсе ачып җибәрә. Ана теленең кыйммәте, абруе турында башланган сүз, билгеле тел өйрәнүдәге проблемаларны да, кулланыш даирәсендәге чатаклыклар да колачламый калмый.  “Кибетләрдә сатыла торган әйберләрнең исеменә, ярлыкларына – аңлатма язуларына игътибар иткәнегез бардыр. Сатудагы әйберләрнең күпмесендә ярлыклар татарча, русча һәм башка телләрдә язылган икән? Дәресләремдә, балаларның игътибарын туган телебезгә җәлеп итү максаты белән, менә шулай аларны уйланырга, эзләнергә этәрүче темаларга проект эшләре дә бирәм”, – ди мөгаллимә.  
Казандагы 39 нчы урта мәктәпнең  I квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Исмәгыйлеваның  “Укучыларның функциональ  грамоталыгын үстерү – заман таләбе”; Мамадыштагы академик К.Вәлиев исемендәге 2 нче лицейның  югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Камалованың  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану" дигән язмалары да  укучыларда кызыксыну уятачак.
“Мәгариф.Татар теле” ндә укытучылардан килгән дәрес эшкәртмәләренә шактый зур урын бирелә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары теге яки бу дәрескә әзерләнгәндә коллегаларының эш тәҗрибәсенә игътибар итми калмас. 

Редакциядән: “Мәгариф.Татар теле”ндә дәрес эшкәртмәләрен бастырырга теләгән укытучылар эшләрен “Мәгариф" яки " Гаилә һәм мәктәп" журналына ярты елга язылу турындагы квитанция белән бергә magarif@bk.ru адресына юллый ала.


Расиха ФАИЗОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ