Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәп бәйрәмнәре» бәйгесендә катнашырга чакырабыз

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» редакцияләре «Мәктәп бәйрәмнәре» дигән өр-яңа бәйге игълан итә.

Быелның башыннан «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» редакцияләре «Мәктәп бәйрәмнәре» дигән өр-яңа бәйге игълан итә. Анда мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, студентлар катнаша ала.

 

Бәйге мәктәп һәм балалар бакчаларында, гомумән, балалар катнашында уза торган һәртөрле кичәләргә яңа сулыш өрү максатыннан үткәрелә.

 

20 майга кадәр төрле гаилә һәм милли бәйрәмнәребезнең: «Каз өмәсе», «Нәүрүз», «Сөмбелә», «Карга боткасы», «Сабан туе», «Сөлге җыю», «Туй йоласы», «Исем кушу», «Бәби чәе»  сценарийлары, киләсе уку елында юбилейлары билгеләп үтеләчәк күренекле шәхесләрнең иҗат кичәләре, сыйныфтан тыш чаралар өчен яңа сценарийлар, төрле котлау, уен, викториналар кабул ителә. 

 

Сыйныфтан тыш чара үрнәкләре заман балаларын кызыксындырырлык булырга тиеш. Балаларның күңел ачуы белән бергә, гореф-гадәтләр, мәдәни традицияләр, әхлакый кыйммәтләр, үзегез яшәгән төбәк үзенчәлекләре дә искә алынсын. Эшләр татар һәм рус телләрендә генә кабул ителә, аларның саны, күләме чикләнми, авторларына кире кайтарылмый. Бәйге шартлары буенча, конкурс эшләре белән бергә, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының уртак комплектына язылу турындагы квитанция күчермәсен дә теркәү сорала.

 

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә! Беренче урынны алучыга - ипи пешерү җайланмасы (хлебопечка), икенче, өченче урынга электровафельницалар тапшырылачак.

 

Иң яхшы эшләр «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары әзерләгән «Мәктәп бәйрәмнәре» электрон җыентыгында урын алачак.

 

Эшләрне 20 майга кадәр magarif@bk.ru электрон адресына юллагыз.

Катнашыгыз! Мәктәп бәйрәмнәрен бергәләп күңелле һәм файдалы итик! 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ