Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә ремонт эшләре гөрли

Республикабызда социаль-көнкүреш корылмаларын капиталь ремонтлауга быел республикабызда 15,7 млрд сум акча тоту каралган. Шул исәптән 4 федераль, 22 республика һәм 2 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла...

Республикабызда социаль-көнкүреш корылмаларын капиталь ремонтлауга быел республикабызда 15,7 млрд сум акча тоту каралган. Шул исәптән 4 федераль, 22 республика һәм 2 дәүләт программасы гамәлгә ашырылачак.
– Мәгариф өлкәсенә караган 234  корылманы 7 программа нигезендә төзекләндерү, җиһазлау эшләре алып барыла.  Болар:  42  мәктәп һәм мәктәп-интернат, 5  балалар бакчасы, 2 спорт залы, 143  мәктәп ашханәсе,  урта һөнәри белем бирү  учреждениесенә караган 9 ресурс үзәге һәм  4 тулай торак. Аларда яңа уку елына әзерлек дәрәҗәсе  70 % чамасы. 15 августка барлык  объектларда да төп эшләр төгәлләнәчәк, – дип ышандырды  Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы  министрының 1 нче  урынбасары  Алексей Фролов.

Мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм җиһазлау быел 45 районда, 142 объектта алып барыла, бүгенге көндә барлык эшләрнең 43  проценты күләмендәгесе башкарылган. Саба, Теләче, Буа районнарында 1–2  ашханә  булса да укучыларны тукландыруга тулысынча әзер. Ресурс үзәкләренә килгәндә, әлегә Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә генә ремонт эшләре төгәлләнгән.
Үсеп килүче буынга тәрбия бирү, талантларын ачарга мөмкинлекләр тудыру юнәлешендә эшләүче оешмаларның биналарын ремонтлауга да республикабызда зур игътибар бирелә. Быел 6  балалар лагере, 4 яшүсмерләр клубы, 10 психологик-педагогик ярдәм күрсәтү һәм 8 яшьләр үзәгендә төзекләндерү эшләре башкарылган.
Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ