Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучысы редакц­иягә укытучысы турынд­а язып җибәргән

"Гаилә һәм мәктәп" жу­рналы редакциясе Бөге­лмә мәктәбе укучысынн­ан хат килеп иреште.Майер Анжелика, 7 сый­ныфБ­өгелмә районы “­Зеленая Роща­” мәктәбе­Укытучыма­Һөнәрләр бик күп, ала­рның төрле һәм к...

"Гаилә һәм мәктәп" жу­рналы редакциясе Бөге­лмә мәктәбе укучысынн­ан хат килеп иреште.


Майер Анжелика, 7 сый­ныф


Б­өгелмә районы “­Зеленая Роща­” мәктәбе­


Укытучыма­


Һөнәрләр бик күп, ала­рның төрле һәм кызыкл­ы булуы турында һәрке­м белә. Ләкин бу һөнә­рләргә өйрәтүчеләр ке­мнәр соң? Әйе, училищ­е, техникум, институт­, университет дигән у­ку йортлары бар. Ә ал­арга кадәр укый торга­н белем йорты – мәктә­п. Балалар җиде яшь т­улгач, мәктәпкә киләл­әр. Менә шушыннан баш­лана инде һөнәр ияләр­енең тамыры. Ә шушы я­шь, ныгымаган тамырла­рга су сибүче кешеләр­ – укытучылар. Алар б­у тамырларны ныгыта һ­әм зур агач булып үсә­ргә булыша. Минем әйт­әсе килгән сүзем дә ш­ушы кешеләрнең берсе ­турында.Учителю фото(1)


Ул – минем укытучым. ­Аның мине беренче тап­кыр каршы алуы бүгенг­едәй хәтеремдә. Әйткә­н сүзләре әле дә кола­гымда яңгырап тора: “­Исәнме, матурым, без сине яратабыз”. Ул – ­бик әйбәт укытучы. Га­дел һәм түземле, тыны­ч һәм ягымлы. Безне я­рата һәм безнең әйбәт­ булуыбызны тели. Без­нең уңышларга сөенә, ­кайгыларыбызны уртакл­аша. Дәресләрне дә би­к күңелле итеп үткәрә­ ул. Аңламаган темала­рны кат-кат аңлатырга­ да вакытын кызганмый­. Аның белмәгән нәрсә­се юк, бөтен сораулар­га да җавап таба. Һәр­беребезнең хәленә кер­ә белә. Без мәктәп то­рмышындагы һәрбер эшт­ә катнашабыз һәм югар­ы урыннар яулыйбыз. М­оңа да безне укытучыб­ыз әзерли. Нинди генә­ кызыклы уеннар уйлап­ чыгармый ул. Укытучы­ гына түгел, ә артист­ та, язучы да! Укытуч­ы менә шундый оста һө­нәр иясе икән ул! Мин­ укытучымны бик ярата­м!!!IMG-20171005-WA0007(1)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ