Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов ятим балаларга фатир алу өчен түләү билгеләү турында закон имзалады

Миңнеханов ятим балаларга фатир алу өчен түләү билгеләү турында закон имзалады.

Татарстанда 23 яше тулган ятим балаларга торак сатып алу өчен акча бирелә. Бу акча бер тапкыр бирелә һәм торак фондыннан фатир алуга альтернатива булып тора. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган канунда әйтелә.

Бу акчаны торак алганда, шулай ук кредитны түләп бетерү өчен кулланырга була. Икенче вариантны сайлаган очракта, акча алучы махсус торак фондыннан фатирга дәгъва итә алмаячак, дип яза "Татар-информ".

Вәкаләтле орган акчаны куллануны контрольдә тотачак, шул исәптән сатып алына торган торакның санитар, техник нормаларга һәм закондагы башка таләпләргә туры килүен, йортның авария хәлендә дип танылу, аның сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешлеге турында мәгълүмат булмавын да тикшерәчәк.

Акча алу хокукы торак алу турындагы документ – сертификат белән расланачак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ