Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнуллин:«Башкалага заманча күп профильле балалар хастаханәсе бик кирәк»

Аның сүзләренчә, хәзер тар белгечлекләрнең күпчелеге балалар республика клиник хастаханәсендә тупланган.

Казанда күп профильле балалар стационары булмау балалар үлеме күрсәткеченә йогынты ясый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый фикер белән аның җитәкчесе Марсель Миңнуллин уртаклашты.

Аның сүзләренчә, хәзер тар белгечлекләрнең күпчелеге балалар республика клиник хастаханәсендә тупланган. Ә соңгы 10 елда Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләренә йөкләнеш 3 тапкырга диярлек арткан. Министрлык исәпләүләре буенча, көн саен клиниканың кабул итү бүлегенә 400 пациент мөрәҗәгать итә һәм аларның 60 проценты – Казанда яшәүчеләр.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, безнең башкалага заманча күп профильле балалар хастаханәсе бик кирәк, безгә ярдәм итүегезне һәм тиешле күрсәтмәләр бирүегезне үтенәм», - диде Марсель Миңнуллин.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шәһәрнең аз куәтле балалар хастаханәләрен оптимальләштерергә әзер.

Искәртик, яңа зур балалар хастаханәсе турында сөйләшүләр ике ел элек үк башланды, яңа медицина учреждениесе эскизы эшләнде. Хастаханә план буенча Гаврилов урамында төзелергә тиеш иде.

«Балалар хастаханәсен төзү республика өчен мөһим. Без балалар югары технологияле медицина үзәкләре булган өч зона төзи алабыз, бу хастаханәләр арасында йөкләнешне бүләргә, кечкенә пациентларның нәтиҗәле маршрутын төзү балалар үлеме күрсәткечләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк», –  дип йомгаклады Марсель Миңнуллин.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ