Минзәләләр җиңүче!
Фестиваль быел республикада икенче тапкыр уздырылды.
Галиябану белән Хәлилне җәлләп мышык-мышык борын тартучылар да, Сак белән Сокның әнисенә сокланып ах итүчеләр, кыскасы артистларның уенына таң калучылар күп булды бүген залда. Ә бит Тинчурин театры сәхнәсендә бары мәктәп театрлары чыгыш ясады. Бу яшьләрне бүген үк үзебез белән бер сәхнәгә алып чыгарга мөмкин бит диештеләр тинчуринлылар үзләре дә.
Сүзем Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты турында.
Фестиваль быел республикада икенче тапкыр уздырылды. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды.
Быел бәйгедә катнашучыларның гомуми саны 700гә җитте. Барлыгы 70 гариза килгән. Сайлап алу турларында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтте.
Алты көн дәвамында 6 жюри әгъзасы – Тинчурин театрының әйдәп баручы актерлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфәт Закиров һәм Илфак Хафизов, талантлы артистлар Салават Хәбибуллин, Диләрә Фәттахова катнашучыларга бәя бирде.
– Чыннан да, безнең мондый бәйгеләр бик күп. Монысы аеруча мәгънәле, кирәкле һәм тәрбияви. Мәктәп яшеннән үк театрны, шәхесләрне белеп үсү – зур горурлык һәм кирәкле эш, – дип сөйләде сабыйларны котлаганда Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.
Гала-концертта шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм матбугат вәкилләре катнашты.
– Фестивальләрдә катнашу үзенчә бер горурлык булса, анда җиңү – җитди эш һәм бик зур тырышлык нәтиҗәсе. Әти-әниләрегезнең горурлык чыганагы булып, зур уңышларга ирешеп яшәгез һәм укыгыз, – дигән теләкләрен җиткерде Минзәлия Закирова.
Гала-концертта фестивальдәге иң яхшы номерлардан өзекләр күрсәтелде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыкладылар:
«БЕРДӘМЛЕКТӘ – КӨЧ» – Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе җанатарлары
«ИҢ ЯХШЫ ХАТЫН-КЫЗ РОЛЕ» – Эльмира Гайфуллина белән Зөлфия Сәйфуллинаның авторлык эшендәге роле, Казан шәһәре Мәскәү районының «Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«ГАИЛӘ ТАРИХЫ» – Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
«ИҢ ЯХШЫ ИР-АТ РОЛЕ» – Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» әсәрендәге Һади роле өчен Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «33 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучысы Данил Петров
«ИҢ ЯХШЫ АНСАМБЛЬ» – Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Мөслим авылы «Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Асылташ» балалар театры коллективы
«МАХСУС БҮЛӘК» – Удмуртия Республикасы Ижау шәһәренең «Чулпан» театры коллективы
«МИЛЛИ МИРАС» – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
«МОНОЛОГ» – Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы «М.З.Шакиров исемендәге Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе театр түгәрәге коллективы
«ПАТРИОТИК ӘСӘР» – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
«НУРЛЫ СӘХНӘ» – Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
III УРЫН – Казан шәһәре Идел Буе районының «6 нчы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
III УРЫН – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Кукмара 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
III УРЫН – Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Сәхнә» театр түгәрәге коллективы
II УРЫН – Яр Чаллы шәһәренең «М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Тылсым» театр студиясе коллективы
II УРЫН – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
Ә I урынга – Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясе коллективы лаек булды. Аларны Тинчурин театры шефлыкка алды.
Комментарийлар