Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мисс Европа - 2024”

Ливанда узган “Мисс Европа - 2024” Халыкрара конкурсында Татарстан кызының җиңү яулавы турында соңгы вакытта бөтен матбугат шаулады.

2018 елдан бирле мондый титулның Россия кызлары өлешенә тигәне булмаган.  Җиңүче кызыбыз  Роза Гадиева тумышы белән Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан Азнакай төбәгеннән. Шушы көннәрдә җиңүче кызыбызны Азнакай районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин үзенең эш бүлмәсендә чәчәк бәйләме белән каршы алды. 


Күпләрнең аны Казан ханбикәсе Сөенбикә образында  истә калдыруы гаҗәп тә түгел. 1,3 миллион сумга төшкән күлмәк ничек истә калмаска тиеш соң әле ул?! Күлмәкне тарихи чыганакларга, музей экспонатларына нигезләнеп, ювелирлар, алтын белән чигүчеләр,экспертлар, кыскасы  тулы бер команда  иҗат иткән. Дизайнер Ксения Рыкалина да зур ярдәм күрсәткән. 
– Тарихта эз калдырган күренекле хатын-кызларның берсе  - Сөембикә ханбикә образында чыгыш ясавым үземә дә бик нык тәэсир итте.  Халыкара дәрәҗәдә үзебезнең милли йөзебезне күрсәтү форсаты чыгу белән чын мәгънәсендә горурланам,- ди титуллы кыз.
Баксаң, бар да шома гына бармаган. Хәтта Россиядән булганга күрә сәхнәдә янәшә басарга теләмәүчеләр дә табылыган. Шуңа да карамастан кыз үзен иркен тотарга тырышкан, бернинди низаг тудырмаган. 


“Мөгаен жюри кызларның җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышына да игътибар итми калмагандыр ”,- ди бу уңайдан «Лицо столицы», «Миссис Бизнес-леди России», “Indiva Russia” кебек күп кенә бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган кыз. 

Расиха ФАИЗОВА

Фотолар: Азнакай муниципаль районы матбугат хезмәте
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ